Описание
Композитор Азат Хөсәеновның 300-дән артык җыры бар. Аларның һәрберсе профессиональ музыка таләпләренә җавап бирә. Аның җырларын тыңлаганда - урман шавы ишетелгәндәй була, сандугачлы авыл кичләре искә төшә. Күңел хис дәрьясына юнәлә, җан сагышлана, моңлана, сафлана... Композиторның “Сагышлы җыр”, “Сылукай”, “Ак җыр”, “Өлешемә тигән көмешем”, “Тальян гармун”, “Чишмә”, “Җырдан такыялар үрәм”, “Гомерләр үтмәгән” һәм бик күп, бер-берсен кабатламаган җырлары җыр сөючеләр күңеленә бик тиз юл тапты һәм халык җырларыдай якын, кадерле булып кереп калды. Композитор иҗаты өчен моннан да зур бәя бармы икән?! Азат Хөсәенов төрле фестиваль-конкурсларда катнашып лауреат исемнәренә лаек булган гаҗәеп талантлы музыкант. Бөек Җиңү бәйрәменә (1995) багышланган, К.Тинчурин исемендәге Республика театрлары фестивальләрендә (1994) һәм «Җырым, сиңа, әнкәй» (2000), «XXI гасыр музыкасы һәм ритмнары» (2002), “Татар җыры-2005” конкурсларында җиңү китергән чыгышлары аның өчен аеруча кадерле. Казанның 1000 еллыгына багышланган җырлар арасында да аның «На рубеже тысячелетий» дигән җыры (Зөфәр Билалов башкаруында) I урынга лаек булды. Сәнгать әһелләре белән тыгыз иҗатташ дуслыкта яши Азат Хөсәенов. Ул музыка язган спектакльләрнең, фильмнарның саны да 40-ка якын инде. Әлеге спектакльләр Татарстан Республикасы, Россия, БДБ илләре театрларында зур уңыш белән баралар. Шулар арасында Г. Камал театрында куелган «Бичура», «Казан егетләре» (М. Гыйләҗев, 1989, 1990), «Җанкисәккәем», «Акбайның яңа маҗаралары» (Т. Миңнуллин, 1991, 1995), «Әле кичә генә яз иде» (Аманулла, 1998), Әлмәт Дәүләт татар драма театрында сәхнәләштергән «Туй күлмәге» (М. Гыйләҗев, 2006), С. Өметбаев исмендәге Минзәлә Татар дәүләт театрының «Җырым табар сине» (Х. Вахит, 1996) спектакле, Буа Дәүләт татар драма һәм сатира театры куйган «Табигать балалары» (Х. Ибраһим), Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Борын-борын заманда» (Аманулла, 1994), «Гашыйк буласым килә» (Т. Миңнуллин, 2005), «Урман club» (Р. Зәйниев, 2007), “Кышкы әкият” (Ш. Фәрхетдинов, 2008) музыкаль спектакльләре һәм “Ничек миллионер булырга?” (М. Гыйләҗевның 2009) комедиясе дә бар. Рус телендә барган спектакльләргә дә музыка яза Азат Хөсәенов: Дәүләт курчак «Әкият» театрында сәхнәләштерелгән «Гуси-лебеди» (1999), «Али-Баба и 40 разбойников» (2000), «Муха-Цокотуха» (2004), “Колобок” (2006), «Красная шапочка» (2007),”Репка” (2008) һ.б. спектакльләрендәге көйләрне нәни тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. “Әкият” театрының «Гуси-лебеди» спектакленең Франциядә (Канны), Германиядә, Төркиядә һәм Белоруссиядә үткәрелгән Халыкара фестивальләрдә катнашуы - Азат Хөсәенов өчен дә зур горурлык.